"ЦПК-Татнефть" ӨҺББ ХМУ Алабуга филиалы автомәктәбендә имтиханнар узды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

20 февральдә "ЦПК-Татнефть" ӨҺББ ХМУ Алабуга филиалы автомәктәбе базасында "ВС" категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауга 12 кеше кертелде.

Алардан теория өлешен дә, гамәли өлешен дә "ВС" категориясе буенча юлсызлыктан йөрүче автотранспорт чараларын йөртүче" һөнәргә укыту программасы буенча әзерлек узган 10 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшыручылар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.

Марсель Шияпов – ТР Алабуга ш. һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International