2019 елның 20 февралендә Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге белән берлектә уртак рейд уздырылды.
Операция барышында 8 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча 9.3 статья нигезендә беркетмәләр төзелде. Рейд уздыру нәтиҗәләре буенча төп җитешсезлек очраклары:
- техник карау уздыру турында таныклык булмавы.
Үзйөрешле техниканы йөртүчеләр белән техник карау уздыру мәсьәләләре буенча аңлату эшләре уздырылды.
М.Р.Әхмәтшин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы ш. һәм Тукай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.