Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Апас муниципаль районында урып-җыю барышы белән танышты

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 августында Марат Әхмәтов урып-җыю барышы белән танышу максатында Апас муниципаль районында булды. Марат Әхмәтов белән очрашуда район башлыгы Р.Н.Заһидуллин, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Ирек Солтанбәков катнашты. Район башлыгы кыр эшләренең барышы турында кыскача гына сөйләде. Марат Әхмәтов районның авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәр җитәкчесе белән әңгәмә уздырды. Апас районында урып-җыю мәйданы 27,3 мең га тәшкил итә. Бүгенге көнгә 5,99 мең га мәйданда иген җыеп алынган, бу барлык мәйданнарның 21,9% тәшкил итә. 11,2 мең тонна ашлык суктырылган. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Апас муниципаль районының "Свияга" авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖенең Горбунов бүлекчәсендә арпа басуында башкарылган уңыш суктыруны тикшерде, биредә уңыш алу күләме гектарына 54 ц тәшкил итә.

 

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International