14 август көнне "Комбайн" операциясе барышында имин эксплуатацияләү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле һәм Буа муниципаль районнары буенча баш дәүләт инженер-инспекторларының уртак рейды барышында Чүпрәле муниципаль районы территориясендә хуҗалыклар һәм физик затлар карамагындагы ашлык җыю комбайннары тикшерелде. Барлыгы 16 берәмлек техника тикшерелде, 2 берәмлеге кагыйдә бозып файдаланыла иде. Теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы, техник карап чыгу узу турында таныклык, янгын сүндерү чараларының булуы һәм таләпләргә җавап бирүе, яктылык приборларының төзеклеге, тормоз системасы һәм руль идарәсе тикшерелде.
Ачыкланган бозулар буенча: 1 күрсәтмә бирелде, 1 кеше Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9,3 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.