Хөрмәтле гражданнар!
"Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турында" 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы федераль законның 4 статьясы нигезендә Россия Федерациясе дәүләт телләрен белгән гражданнарның Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенә (алга таба – граждан хезмәте) тигез дәрәҗәдә үтеп керү мөмкинлеге һәм җенесенә, расасына, милләтенә, килеп чыгышына, мөлкәти һәм вазыйфаи хәленә, яшәү урынына, дингә булган карашына, ышануларына, нинди иҗтимагый берләшмәгә каравына бәйсез рәвештә, шулай ук Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәткәренең профессиональ һәм эшлекле сыйфатларына бәйле булмаган башка шартларга бәйсез рәвештә граждан хезмәтен узуда тигез шартларга ия булу мөмкинлеге күздә тотыла.
Шуңа бәйле рәвештә гражданнар, башка затлар белән беррәттән, граждан хезмәте вазыйфаларын биләү өчен, конкурс һәм башка төрле бәяләү процедураларында катнашу өчен чакырыла.
Граждан хезмәтенә керү турында карар кабул ителгәндә гражданинга компьютерда документлар әзерләүгә, шулай ук хезмәт буенча гражданнар һәм коллегалар белән аралашуга бәйле вазыйфаи бурычларын үтәү мөмкинлеген бирәчәк сәләтләрен исәпкә алырга кирәк.
Әгәр сәламәтлегегез мөмкинлек бирсә һәм граждан хезмәтенә керүдә ныклы теләк булса, кызыксындырган вакансияне сайларга һәм документларны Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенә җибәрергә кирәк.
Без вазыйфаи бурычларны сыйфатлы итеп башкару һәм әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешү өчен югары мотивациягә ия булган профессиональ кадрларга мәнфәгатьле.
Конкурс яки башка төрле бәяләү процедурасын уңышлы узган очракта һәм граждан хезмәте вазыйфасына билгеләнгәндә, сезнең өчен сәламәтлек торышыгызны исәпкә алган һәм вазыйфаи бурычларыгызны тормышка ашыру мөмкинлекләрен тәэмин итүгә юнәлдерелгән тиешле хезмәт шартлары тудырылачак.
Граждан хезмәтенә белдерелгән кызыксыну өчен рәхмәт!
Соңгы яңарту: 2019 елның 30 мае, 09:17