Кадрлар сәясәте

 

Республика хакимияте органнарында тормышка ашырыла торган кадрлар сәясәте югары дәрәҗәле профессиональ кадрлар составын формалаштыруга юнәлдерелгән. Республиканың дәүләт хезмәтендә хезмәткәрләрнең потенциалын мөмкин булганча күбрәк ачу һәм аларга һөнәрдә, карьерада үсү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча даими эш алып барыла. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында кирәкле барча мәгълүмат, Сезгә кулай булсын өчен, аскы өлештә китерелгән бүлекләрдә төркемләштерелде. “Хезмәткә керү” сылтамасы буенча квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, кадрлар резервы һ.б. турында мәгълүмат урнаштырылды.

Хезмәт узу” бүлегендә класс чиннарын бирү, аттестацияләү тәртибе, хезмәт культурасы, бүләкләр һ.б. турында белешмәләр бар. Дәүләт граждан хезмәтендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив база белән “Норматив хокукый актлар һәм башка документлар” бүлегендә танышырга мөмкин. Татарстанның хакимият органнарында стажировка мәйданнары системасы турындагы барча мәгълүмат тиешле бүлектә урнаштырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International