Вакантлы вазыйфалар/ кадрлар резервына кертү

Вакантлы вазыйфаларны биләү һәм кадрлар резервына кертүгә конкурслар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең рәсми сайтында, шулай ук дәүләт хезмәте һәм идарәче кадрлар федераль порталында урнаштырылган. 

Кирәкле барлык документларны тапшыруы уңайлы һәм оператив булсын өчен, дәүләт хезмәтенә эшкә урнашу теләге булган гражданнарга документларны электрон рәвештә тапшырырга тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасының барлык дәүләт хезмәткәрләре, шулай ук вакантлы вазифаларга дәгъва итүче кандидатлар бердәм тест уза, аның нәтиҗәләре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт кадрлар составының бердәм мәгълүмат системасында туплана.

Хезмәткә үтү өчен әзер булу-булмауны бәяләү өчен Дәүләт хезмәте һәм идарәче кадрлар федераль порталында сынап карау тестын узу мөмкинлеге бар, моннан тыш, Бердәм тест узуга әзерлек вакытында тармактагы мәсьәләләр белән якынча танышу мөмкинлеге дә бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International