Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, бюджетка карамаган дәүләт фондларының идарә органнары тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

1. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, бюджетка карамаган дәүләт фондларының идарә органнары үз компетенцияләренә кагыла торган мәсьәләләрдә, Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау өчен билгеләнгән тәртиптә гражданнарга телдән һәм язмача рәвешләрдә хокукый консультацияләр бирү формасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.

2. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, бюджетка карамаган дәүләт фондларының идарә органнары федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә гаризалар, үтенечнамәләр һәм башка төрле хокукый документларны төзү рәвешендә социаль ярдәмгә һәм социаль яклауга мохтаҗ булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтә һәм судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда гражданнарның мәнфәгатьләрен яклый.

“Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге № 73-ТРЗ Татарстан Республикасы законының 10 статьясы 

Соңгы яңарту: 2019 елның 24 июне, 15:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International