Түләүсез юридик ярдәм

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны эшли – 8(843) 221-77-85.

"Кайнар линия" телефонының эш вакыты: дүшәмбе - пәнҗешәмбе 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга 08.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Күрсәтелгән "кайнар линия" кысаларында оештыру-хокук һәм кадрлар эше бүлеге белгече гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе, түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнарның категорияләре мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә; түләүсез юридик ярдәм алу өчен тапшырылырга тиешле документлар исемлеге турында мәгълүмат җиткерә.

Мөрәҗәгать иткәндә шуны истә тотарга кирәк: "кайнар линия" телефоны буенча белгеч гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләр бирми.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International