Кандидатлар тапшыра торган документлар

Конкурста катнашырга теләк белдергән Россия Федерациясе гражданы Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә түбәндәгеләрне тапшыра:

1) шәхси гариза;

2) үзе тутырган һәм имзалаган анкета (аның формасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.05.2005 ел, № 667-р боерыгы белән расланган), фото теркәп;

3) паспорт яки аны алмаштыра торган документ (тиешле документ конкурска килгәч шәхсән күрсәтелә) күчермәсе;

4) кирәкле һөнәри белем, эш стажы һәм квалификацияне раслый торган документлар:

хезмәт кенәгәсе күчермәсе (хезмәт эшчәнлеге беренче тапкыр башкарыла торган очраклардан тыш), яисә гражданинның хезмәт эшчәнлеген раслый торган башка документлар һәм (яисә) хезмәт эшчәнлеге турында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 661  статьясында билгеләнгән тәртиптә алынган белешмәләр;

белем һәм (яки) квалификация турында документлар күчермәләре, шулай ук граждан теләге буенча хезмәт (эш)урыны буенча нотариаль яки кадрлар хезмәте тарафыннан расланган фәнни дәрәҗә, фәнни исем бирү турында документлар күчермәләре;

5. гражданинда дәүләт граждан хезмәтенә керүгә яки аны узуга комачаулаучы авыруның булмавы турында документ, аның формасы Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 14 декабрендәге 984н номерлы боерыгы белән расланган.

 

Дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен:

Башка дәүләт органында, ягъни Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә конкурста катнашырга теләк белдергән дәүләт граждан хезмәткәре Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе исеменә һәм дәүләт граждан хезмәткәре дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгән дәүләт органының кадрлар хезмәте тарафыннан үз кулы белән тутырылган, имзаланган һәм расланган гариза, фотоны теркәп, анкета тапшыра. Анкетаның формасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендәге Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен:

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгән дәүләт граждан хезмәткәре конкурста катнашу теләген белдергән очракта, җитәкче исеменә гариза тапшыра.

Соңгы яңарту: 2023 елның 12 октябре, 10:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International