Эшкә/хезмәткә килгәндә тапшырыла торган документлар

1) граждан хезмәтенә керү һәм граждан хезмәте вазыйфасын биләү яисә эшкә керү турында гариза;

2) билгеләнгән үрнәкле сораунамә;

3) паспорт (күчермәсе);

4) хезмәт кенәгәсе күчермәсе (хезмәт эшчәнлеге беренче тапкыр башкарыла торган очраклардан тыш), яисә гражданинның хезмәт эшчәнлеген раслый торган башка документлар һәм (яисә) хезмәт эшчәнлеге турында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 661  статьясында билгеләнгән тәртиптә алынган белешмәләр;

5) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүненең иминият таныклыгы (күчермә), хезмәт эшчәнлеге беренче мәртәбә гамәлгә ашырылган очраклардан тыш;

6) физик затны Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым органында исәпкә кую турында таныклык (күчермәсе);

6) хәрби исәпкә алу документлары (күчермә) – хәрби бурычлылар һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар өчен;

8) белем турында яки квалификация яки махсус белемнәр булуы турында документ (күчермә);

9) керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр (Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына дәгъвалаучы гражданнар өчен);

10) Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенә һәм муниципаль хезмәткә керүгә яки аны узуга комачаулый торган авыруның булуы (булмавы) турында медицина учреждениесеннән бәяләмә, № 001-ГС/у исәпкә алу формасы (граждан хезмәтенә керүчеләр өчен);

11) мәҗбүри медицина иминияте полисы (күчермәсе);

12) персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык;

  • килешү бланкы (ТР дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына дәгъва итүчеләр өчен),
  • килешү бланкы (Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары булмаган вазыйфаларны биләү өчен);

13) 25 х 30 мм, почмаклары булмаган төсле фото (шәхси эш һәм хезмәт таныклыгы формалаштыру өчен) – 3 данә + электрон саклагычта;

14) эш бирүчегә соңгы хезмәт урыны турында хәбәр итү (исемлеге Россия Федерациясе норматив хокукый актларында билгеләнә торган дәүләт яки муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләгән гражданнар өчен, дәүләт яки муниципаль хезмәттән куылганнан соң ике ел дәвамында);

15) "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә дәүләт граждан хезмәткәре, Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә дәгъва белдерүче Россия Федерациясе гражданины тарафыннан һәркемгә үтемле мәгълүмат, шулай ук аларны идентификацияләү мөмкинлеген бирә торган белешмәләр урнаштырылган сайтларның һәм (яисә) сайт битләренең адреслары турында белешмәләр (үрнәк).

16) гаилә кору/таркату турында таныклык күчермәсе;

17) бала туу турында таныклык күчермәсе.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 27 апреле, 18:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International