Балык Бистәсе муниципаль районында профилактик чаралар уза

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең җәрәхәт алуына һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналардан һәм аларга тагылмалардан файдаланучы затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник карау уздыру турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча башка таләпләр тикшерелә.    2020 елның 11 сентябрендә Олы Мәшләк авыл җирлеге территориясендә шундый чара үткәрелде. Рейд барышында 3 берәмлек техника тикшерелде һәм бер хокук бозу очрагы ачыкланды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 1 карар чыгарылды.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International