Лениногорск нефть техникумында юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләр өчен сынау узды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Лениногорск нефть техникумы юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләрне укытып чыгарды. Нефть-газ чыгару операторларын әзерләгәндә уку йорты тарафыннан укыту процессына шундый өстәмә кертелгән.

Агымдагы елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылар арасында сынау уздырылды. Имтиханның теория өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда хәл итте, анда укучыларга имтихан билетлары буенча күнегүләр ясарга һәм имтихан тапшырырга мөмкинлек бирә торган махсус программа урнаштырылган.  Практик өлештә имтихан алучыларның машина йөртү күнекмәләре RМ-500 кар-сазлык машинасында тикшерелде.

Имтихан тапшырырга тиешле 13 курсант арасыннан 12се аны уңышлы тапшырды.

Материалларны Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырганнан соң алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International