Техниканы торган урыны буенча вакытлыча исәпкә ничек куярга?

Башка төбәк территориясенә ике айдан артыграк срокка кертелгән техника, хуҗасының ихтыяры буенча, вакытлыча торган урыны буенча теркәтелергә мөмкин. Дәүләт техник күзәтчелек органнарында тору урыны буенча теркәлгән машиналарны вакытлыча теркәүгә алу хуҗаларның гаризалары һәм теркәлү документлары нигезендә дәүләт пошлинасы (элегрәк теркәлгән транспорт чараларын аларның торган урыны буенча вакытлыча теркәгән өчен 350 сум) алынганнан соң, шулай ук мондый теркәлү уздырылачак адрестагы затларның язмача ризалыгы булганда гамәлгә ашырыла. Вакытлыча теркәгән вакытта үзйөрешле машиналарның паспортлары таләп ителми. Торган урыны буенча вакытлыча теркәлү вакыты транспорт хуҗаларының ихтыяры буенча, хуҗа кешенең вакытлы теркәү вакытын озынайту турындагы гаризасы һәм элегрәк бирелгән техник карау уздыру турында документ тапшыру нигезендә, чираттагы техник карауны уздырганнан соң озынайтыла.

Соңгы яңарту: 2019 елның 24 феврале, 13:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International