Эш контракты яки Хезмәт контракты төзелгәндә тапшырыла торган документлар

1) граждан хезмәтенә керү һәм граждан хезмәте вазыйфасын биләү турында гариза;

2) үз кулың белән тутырылган һәм имзаланган билгеләнгән формадагы анкета;

3) паспорт (күчермәсе);

4) хезмәт кенәгәсе, хезмәт эшчәнлеге беренче мәртәбә гамәлгә ашырылган очраклардан тыш;

5) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүненең иминият таныклыгы, хезмәт эшчәнлеге беренче мәртәбә гамәлгә ашырылган очраклардан тыш;

6) физик затны Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым органында исәпкә кую турында таныклык (күчермәсе);

7) хәрби исәпкә алу документлары – запаста торучы һәм хәрби хезмәткә чакыртылырга тиешле гражданнар өчен (күчермәсе);

8) белем турында яки квалификация яки махсус белемнәр булуы турында документ (күчермәсе);

9) керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр (Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына дәгъвалаучы гражданнар өчен ("Документларның үрнәкләре" бүлеге);

10) Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенә һәм муниципаль хезмәткә керүгә яки аны узуга комачаулый торган авыруның булуы (булмавы) турында медицина учреждениесеннән бәяләмә, № 001-ГС/у исәпкә алу формасы (граждан хезмәтенә керүчеләр өчен);

11) мәҗбүри медицина иминияте полисы (күчермәсе);

12) персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык;

13) 25 х 30 мм, почмаклары булмаган төсле фото (шәхси эш һәм хезмәт таныклыгы формалаштыру өчен) – 3 данә + электрон саклагычта;

14) эш бирүчегә соңгы хезмәт урыны турында хәбәр итү (исемлеге Россия Федерациясе норматив хокукый актларында билгеләнә торган дәүләт яки муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләгән гражданнар өчен, дәүләт яки муниципаль хезмәттән куылганнан соң ике ел дәвамында);

15) "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә дәүләт граждан хезмәткәре, Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә дәгъва белдерүче Россия Федерациясе гражданины тарафыннан һәркемгә үтемле мәгълүмат, шулай ук аларны идентификацияләү мөмкинлеген бирә торган белешмәләр урнаштырылган сайтларның һәм (яисә) сайт битләренең адреслары турында белешмәләр;

16) гаилә кору/таркату турында таныклык күчермәсе;

17) бала туу турында таныклык күчермәсе.

Соңгы яңарту: 2020 елның 14 мае, 11:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International