«ТЕХНО» заводы" ҖЧҖ филиалында еллык техник карап чыгу

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

02.10.2017 «ТЕХНО» заводы" ҖЧҖ филиалында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга еллык техник карап чыгу уздырылды. Техник карап чыгу барышында руль механизмының һәм тормоз системасының, яктырту һәм тавыш сигнализацияләренең төзеклегенә, шиналар торышына, агрегатлар номерларының тәкъдим ителгән документлардагы белешмәләргә туры килүенә, тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелде. 30 берәмлек техникадан техник карап чыгу таныклыгын 28 се алды, 2 берәмлеккә техник карап чыгу акты төзелде.

           Валентин Гончаров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй мунициципаль районы бүлеге буенча баш дәүләт инженер-инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International