Мөслим районында туфрак эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында туфрак эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Сарман, Әлмәт, Лениногорск, Актаныш, Ютазы һәм Мөслим районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Мөслим мунициципаль районы бүлеге башлыгы  Чернышов С.А. катнашты.

Чарада катнашучылар «ПК «Агромастер» ҖЧҖдә һәм «Исламов И.З.» КФХда булдылар. Илгиз Исламов крестьян-фермер хуҗалыгында алар туфрак эшкәртү процессы белән таныштылар һәм төрле туфрак эшкәртү агрегатларын бәяләделәр.  

 

Сергей Чернышов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим мунициципаль районы бүлеге буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International