Саба муниципаль районында – күрсәтмәле техник карау

2018 елның 16 марты, җомга

15 март көнне, 2018 елга техник карау уздыру буенча расланган графикка туры китереп, ТР Саба муниципаль районы "Саба" ҖЧҖнең "Мичән" бүлегендә, семинар-киңәшмә уздырып, тракторларга һәм аларга тагылмаларга карата күрсәтмәле техник карау үткәрелде.

Чарада Саба районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, җитәкчеләр һәм баш инженерлар (үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү өчен җаваплы затлар) катнашты. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба районы бүлеге башлыгы Рөстәм Харисов техниканы техник карау уздыруга әзерләгәндә җитәкчеләргә һәм инженер-техник хезмәткәрләргә куела торган таләпләрне әйтте, авыл хуҗалыгы техникасын нәтиҗәле файдалануны арттыру буенча киңәшләрен җиткерде. Шулай ук вазыйфаи һәм юридик затларга карата РФ КоАП куллану буенча аңлатмалар бирелде.

Чараның гамәли өлешендә семинарда катнашучыларга, контроль-диагностика приборларыннан файдаланып, тракторларга, тагылмаларга техник карау уздыру тәртибе күрсәтелде. Техник карауга  тагылмалы тракторлар һәм тагылмалы машиналары һәм җайланмалары булган 30 артык техника китерелде.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар техник карауга китерелгән техниканың сыйфатлы әзерлектә булуын билгеләп уздылар. Райондагы барлык авыл хуҗалыгы формированиеләренә техник карау уздыру өчен техниканы әзерләп бетерү һәм бу эшне графикта билгеләнгән чорларда уздыру киңәш ителде.

Рөстәм Харисов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International