14 июнь көнне "Бөгелмә-Су каналы" ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау уздырылды. Техник карау барышында номер агрегатларының тапшырылган документларга туры килү-килмәве, техниканың техник торышы, янгын сүндергечләрнең, авария тамгаларының һәм медицина аптечкаларының булу-булмавы тикшерелде.
Тракторларның барысына да транспорт чаралары хуҗаларының граждани җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында иминият полислары бар.