2018 елның 16 июнендә Баулы шәһәрендә "Сабантуй" милли бәйрәме булып узды. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы ш. һәм Баулы муниципаль районы территориаль бүлеге тарафыннан, Баулы муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, тракторлар арасында фигуралы йөртү буенча ярышлар оештырылды. Ярышларда 8 тракторчы катнашты. Призлы урыннар өчен җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.