"Нурлат аграр техникумы" ДАҺББ учреждениесендә имтиханнар узды

2018 елның 19 июне, сишәмбе

18 июнь көнне "Нурлат аграр техникумы" ДАҺББ учреждениесе базасында "Д" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче квалификациясен үстерү буенча имтиханнар узды. Укыту "Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы мәшгульлек үзәге" заявкасы буенча узды. Заявка нигезендә 18 кешедән сынауда 16 кеше катнашты, теория өлешен 10 кеше тапшырды һәм гамәли өлешенә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды. Имтиханны җиде көннән иртә булмаган чорда яңадан биреп карау мөмкин булачак. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

Дмитрий Кудряшов – ТР Нурлат ш. һәм Нурлат муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International