Арча муниципаль районында – "Хосусый зат" операциясе

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

"Хосусый зат" профилактика операциясе кысаларында 2018 елның 19 сентябрендә Россия ЭЭМ Арча районы буенча ЮХИДИ ЮПХ хезмәткәрләре белән берлектә рейд уздырылды.

Рейд барышында 16 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. Үзйөрешле машиналарны еллык техник карауны уздырмыйча, билгеләнгән тәртиптә теркәүгә алмыйча, тышкы яктырту җайланмаларының төзексез булган хәлендә һәм ОСАГО полисыннан башка эксплуатацияләүгә бәйле җитешсезлек очраклары ачыкланды.

Ачыкланган бозулар өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. нигезендә 6 беркетмә, 12.37. ст. 2 өл. буенча 2 беркетмә һәм 19.5 ст. 1 өл. буенча юридик затка 1 беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International