Сарманда WorldSkils стандартлары буенча төбәкара чемпионат узды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

14 ноябрьдә "Сарман аграр көллияте"ндә Ресурслар үзәге базасында WorldSkils стандартлары буенча "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясе буенча төбәкара чемпионатына старт бирелде.

Чемпионатта WorldSkils стандартлары буенча чемпионатның "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясе буенча челтәр этабында җиңеп чыккан Актаныш, Кукмара, Минзәлә, Сарман һәм Чистай районнары егетләре үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтәчәк. Яшь профессионаллар 5 модуль буенча конкурс биремнәрен үтәячәк.

WorldSkils стандартлары буенча чемпионатны ачуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов катнашты.

Соңрак Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов Сарман районы аграриеларында булды. Кышка саклауга куелган авыл хуҗалыгы машиналарын карады, ремонт барышы белән танышты һәм механизаторлар белән аралашты.

 

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International