"Кар чанасы-2018" операциясе

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан уздырыла торган тикшерүләр мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуы хакында таныклый. Аталган техника хуҗалары тарафыннан билгеләнгән срокларда теркәүгә куелмый, техник карауга тапшырылмый, әлеге категория машиналары белән эш итүче затларның моңа тиешле документлары юк.

Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрнең үтәлүен тәэмин итү максатларында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итеп, ЮХИДИ, ГТХМ, аучылык хезмәтләре катнашында 2018 елның 10 декабреннән 29ына кадәр республика территориясендә "Кар чанасы-2018" профилактика операциясен уздыра.

Операция техниканың техник торышына карата таләпләрнең, юл йөрү куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, уртак файдаланудагы юллардан хәрәкәт итү өчен билгеләнмәгән кар чаналарын эксплуатацияләгәндә мөлкәтне саклау буенча билгеләнгән таләпләрнең үтәлүен тикшерү максатларында уздырыла.

Тикшерү барышында машиналарның теркәлү документларына туры килүенә, дәүләт теркәвенә алу номерларының булуына, техник карауны вакытында уздыруга, йөртүчедә тиешле рөхсәт категориясе белән таныклык булуга махсус игътибар биреләчәк.

Машиналарны теркәү кагыйдәләрен, техник карау уздыру кагыйдәләрен, йөртүгә рөхсәт буенча ачыкланган бозулар буенча, машиналарның техник торышы куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгәндә Административ хокук бозулар турында РФ кодексында каралган чаралар күреләчәк.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International