ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, кар чаналарын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрнең үтәлүен тәэмин итү максатларында, Алексеевск районында "Кар чанасы-2019" операциясе узды.
Операция барышында мототранспорт чараларының техник торышына, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык булу-булмавына һәм тракторчы-машина йөртүче таныклыкларында тиешле категориягә ия булу-булмауга махсус игътибар бирелде.
Операция барышында барлыгы 72 берәмлек кар чанасы тикшерелде, шулардан 11 техникада җитешсезлекләр бар иде. 11 беркетмә төзелде. "АI" категориясе буенча 33 тракторчы-машина йөртүче таныклыгы бирелде.
Ф.Г. Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.