Саба урман хуҗалыгында техник караулар уздырыла

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Быелның 17, 18, 19 апрелендә "Саба урманчылыгы" ДКУ эксплуатацияләнә торган, ә атап әйткәндә "Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ, "Саба урман хуҗалыгы" ҖЧҖ, "Сабинский полидрев" ҖЧҖ һәм "Шәмәрдән" ҖЧҖ караган үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерү өчен техника 8 мәйданчыкка чыгарып бастырылган иде: Сабабаш урманчылыгы, Ленин урманчылыгы (Теләче районы), Корса урманчылыгы (Арча районы), Шәмәрдән урманчылыгы, Кукмара урманчылыгы (Кукмара районы), Мишәбаш урманчылыгы, Агач эшкәртү комбинаты һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәге. Техник карауга барлыгы 100 берәмлектән артык техника китерелде. Аларның күпчелеге тикшерүне уңышлы узды. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча техник карау актлары төзелде һәм кабат тикшерү киләсе 20 көн эчендә уздырылачак.

Урман хуҗалыгы техникасы белән берлектә техник карауга Татарстан Республикасының "Урман янгыннары үзәге" ДБУ караучы 10 берәмлек техника да күрсәтелде, алар Казан ш. теркәлгән.

Мәйданчыкларның техник карау узган һәркайсында механизаторлар белән үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча аңлату эше дә уздырылды.

 

 

Р.Р.Харисов - бүлек башлыгы – Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International