Кама Тамагы муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Республикада агросәнәгать комплексы оешмалары арасында бөртек җыю комбайннары, транспорт чаралары паркларының һәм ындыр табагы җиһазларының бөртекле культура уңышын җыюга һәм агрегатларның туфракны төп эшкәртү өчен әзерлеге буенча конкурс старт алды. Конкурс һәр муниципаль районда узачак. Конкурсның төп максаты – урып-җыюга әзерлек дәрәҗәсен күтәрү һәм булачак уңышның нигезен салу. 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов рәислегендә конкурс Кама Тамагы районында узды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге башлыгы Илнар Исмәгыйлев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Хәмит Гайнуллин, "РСЦ" ФДБУ Татарстан Республикасы филиалы район бүлеге башлыгы Роберт Ганибаев составындагы комиссия түбәндәге 4 хуҗалыкта булды: "Буртасы" агрофирмасы" ҖЧҖ, "Тәмте" агрофирмасы" ҖЧҖ, "Камская" агрофирмасы ҖЧҖ, "Олы Кариле" АҖ. Эш барышында комиссия урып-җыю техникасының һәм агрегатларның, ашлык җыю комбайннарының, ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналарының урып-җыюга әзерлеген бәяләде.

Чарада шулай ук Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, хуҗалыклар җитәкчесе һәм баш инженерлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International