Агымдагы елның 19 сентябрендә, график нигезендә, Яшел Үзән муниципаль районының Новониколаевский поселогында "СТАН" ҖЧҖ базасының "М-7 индустриаль паркы" сәнәгать мәйданчыгында техник карау уздырылды. Техник карауга 9 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Тикшерелгәннәр арасыннан бер тракторда тышкы ут приборларының төзек булмавы ачыкланды. Техник карау йомгаклары буенча 8 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде, бер тракторга техник карау акты төзелде. Кагыйдә буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы кабат техник карауга тапшырырга кирәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.