Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең эш планы нигезендә 2017 елның 14 августыннан республикада «Комбайн-2017» профилактик операциясе башлана. Чараның төп бурычлары – урып-җыю чорында бөртекле ашлык комбайннарын имин эксплуатаци яләү, имгәнүләрне булдырмау, техник иминлек кагыйдәләрен бозмау, янгын куркынычсызлыгын үтәү.
2017 елның 2 августында «Г.И. Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ базасында үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен белү буенча һәм «В», «С», «D», «Е», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификацион имтиханнар уздырылды.