Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Чынлы» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 27 нчы мартында Чүпрәле муниципаль районының «Чынлы» җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга барлыгы 59 берәмлек техника тәкъдим ителде. 

Тракторлар, үзйөрешле машиналар тиешле категориядәге механизаторлар белән комплектланган иде. Үзйөрешле машиналарга сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән, чит ил, гарантия техникасына үзәкләштерелгән рәвештә хезмәт күрсәтә. Янгын сүндергечләр, аптечкалар, авария билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр бар. Техкарау барышында тракторларның һәм аларга тагылмаларның имин, авариясез эксплуатациягә техник яктан туры килү-килмәве тикшерелде.

Руль идарәсенә, электр җиһазларына, тормыз системасының эшләгән һәм эшләмичә торган торышына, трактор тагылмаларының техник торышына аерым игътибар бирелде. 

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде.  Габаритсыз үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм тагылмалы авыл хуҗалыгы агрегатлары булган тракторларны эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.

 

 

     Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International