Балык Бистәсе мунициципаль районының «Кулон–Агро» хуҗалыгы базасында зона семинары

2016 елның 2 декабре, җомга

30 ноябрьдә Балык Бистәсе мунициципаль районының «Кулон–Агро» хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру мәсьәләләре буенча зона семинары уздырылды. 

Семинар эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Үз йөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Балык Бистәсе мунициципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев, якындагы районнардан авыл хуҗалыгы идарәләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. 
          Семинар 2017 елгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү буенча инженер-техник хезмәтләр эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм бурычлар куюга багышланды. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында үзйөрешле машиналарга техник карап чыгу уздыруны оештыру мәсьәләләре кузгатылды.

 

Линар Гыймаев  – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International