Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсендә зона киңәшмәсе

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә зона киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең көнбатыш зонасы бүлекләре башлыкларының 2016 елга эш йомгаклары каралды һәм 2017 елга бурычлар куелды. Көнбатыш зонага Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама  Тамагы, Питрәч, Тәтеш, Биектау, Теләче муниципаль районнары һәм Казан шәһәре керә. Киңәшмәдә 2016 елда тармаклар буенча техник карап чыгуларга йомгак ясалды һәм агымдагы елга техник карап чыгуларны оештыру мәсьәләләре күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International