Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең 13.01.2017 № 01-05/7-пр боерыгы нигезендә һәм юлдан читтә йөрерлек моточараларны (кар чаналарын) эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уртак рейдлар уздырылды.
Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе бүлеге тарафыннан 21 берәмлек кар чанасы теркәлгән. Ел башланганнан бирле – 5 берәмлек.
Юлдан читтә йөрерлек моточаралар хуҗаларына машиналарның техник торышына һәм юл хәрәкәте иминлегенә карата таләпләрне бозган өчен законнарда каралган чаралар кулланыла.
Габдерәшид Мөрсәлимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Яңа Чишмә мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.