2017 елның 2 мартында «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДБҺБУдә «Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты» һөнәре буенча укуларын тәмамлаганнар арасында «В», «C», «Е» категориясендә тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтиханнар уздырылды.
Сынау бирүчеләрнең тракторлар һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча белемнәре тикшерелде. Теоретик өлешне уңышлы тапшырганнар практик өлешкә кертелделәр. 14 студенттан 9ы имтиханнарны уңышлы бирде.