2017 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә катнашты һәм Татарстан Республикасында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны исәпкә алуның һәм теркәүнең федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертүнең барышы турында чыгыш ясады.