2017 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Кукмара районының «Вахитов ис.» АХСКда үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карап чыгу уздырылды. Барлыгы 98 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 94 е техник карап чыгу узды. Техник карап чыгу йомгаклары буенча техниканы яхшы әзерләү билгеләп үтелде, механизаторлар белән техник эксплуатацияләү, техник иминлек һәм башка хокукый мәсьәләләр турында әңгәмә уздырылды.
Райнур Имамиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Кукмара мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.