Куйбышев сусаклагычы территориясендә уртак рейд

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Бәхетсезлек очракларын булдырмау һәм юлдан читтә йөрерлек моточаралар таныклыкларын тикшерү максатларында, Аз сыешлы суднолар буенча дәүләт инспекциясе, ГХМ коткару хезмәте, полиция хезмәткәрләре һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Кама Тамагы мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы катнашында  2017 елның 25 мартында уртак рейд уздырылды. Рейд барышында һава мендәрендәге судно ярдәмендә патруль эшләре гамәлгә ашырылды. Барлыгы 16 берәмлек техника тикшереледе, хокук бозучыларга Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.3 статьясы нигезендә 5 беркетмә төзелде.

 

Хәмит Гайнуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Кама Тамагы мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International