Балтач районында АСКда үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карап чыгулар тәмамланды. 2017 елның 10 мартыннан 8 апреленә кадәр расланган график буенча барлык техникага да техник карап чыгулар уздырылды. Район механизаторлары яхшы һава торышы һәм язгы чәчү эшләре башлануны көтәләр.
Рифгать Фәхретдинов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Балтач мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.