Зәй муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау тәмамланды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

2017 елның 7 апрелендә Зәй муниципаль районында Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы администрациясе башлыгы Кәримов Р.Г., Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Т.Г. Таһирҗанов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында райнның агросәнәгать комплексы оешмаларының язгы чәчү эшләренә әзерлеге буенча конкурс уздырылды. Конкурс барышында тракторларның һәм чәчкеч комплексларның, тырмаларның әзерлегенә, орлыкларның һәм ашламаларның булуына һәм сыйфатына, техник иминлеккә, хезмәтне саклау мәсьәләләренә һәм башкаларга аерым игътибар бирелде. Администрация  башлыгы Кәримов Р.Г. күрсәтмәсе буенча җиңүчеләргә акчалата премия билгеләнгән. Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урын «Зәй Шикәр» А/Ф ҖЧҖнең «Заман» бүлекчәсенә бирелде, премия – 200 мең сум, 2 нче урын –  «Зәй Шикәр» ҖЧҖнең «Родина» бүлекчәсенә, премия – 150 мең сум, 3 нче урын – «Восток» А/Ф ҖЧҖнең Үрнәк» бүлекчәсенә, премия – 100 мең сум.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International