Әлмәт районында җир сөрүчеләр конкурсы

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

2017 елның 21 июнендә Әлмәт районының Мәмәт авылында  җир сөрүчелр конкурсы уздырылды. Конкурста АСК хуҗалыкларының һәм районның КФХның 18 трактор катнашты. Конкурс ике этапта узды: беренчесе –тракторларның һәм туфрак эшкәртү машиналарының техник торышы бәяләнде; икенчесе – агротехник таләпләр буенча җир эшкәртү сыйфаты бәяләнде. Тракторларның һәм туфрак эшкәртү машиналарының техник торышын судьялар – баш инженерлар бәяләде, агротехник таләпләр буенча җир эшкәртү сыйфатын – хуҗалыкларның баш агрономнары. Баш судья итеп Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре һәм Әгерҗе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Спиридонов Олег Николаевич билгеләнде. Конкурсның беренче этабы буенча «Васильевское» ҖЧҖ механизаторы 1984 елны чыгарылган  МТЗ-50 тракторында беренче урынны яулады. Икенче этапта «Актау» ҖЧҖ механизаторы Беларус 1221 тракторында беренче урынны алды. Чараны уңышлы оештырган өчен Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре һәм Әгерҗе мунициципаль районы бүлеге башлыгы Спиридонов Олег Николаевичка Әлмәт мунициципаль районы Башкарма комитеты исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International