2017 елның 28 июлендә район администрациясендә юл хәрәкәте иминлеге буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Ставченко, ЮХИДИ бүлеге башлыгы Олег Капилов, Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Авдеев А.С., шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе мунициципаль районы буенча бүлеге башлыгы Марат Әхмәтшин, шулай ук оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Район юлларындагы хәлләр турындагы мәсьәләләр каралды.