Зеленодольск механика колледжында имтиханнар

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 16 августында «Зеленодольск механика  колледжы» ҺДБАУ базасында тракторларга һәм башка үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга идарә буенча «А1, В, С, Д, Е» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Имтиханнарга игълан ителгән 12 кешедән 9ы кертелде. Барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы биргәннәр тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Мансур Мөхәммәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International