Алабуга һәм Мамадыш районнарында профилактик операция буенча уртак рейдлар

2017 елның 18 августы, җомга

2017 елның 17 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга мунициципаль районы буенча һәм Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча бүлекләре тарафыннан комбайннарның техник торышының кешеләр гомере һәм сәламәтлеге, мөлкәт һәм әйләнә-тирә мохит иминлеге таләпләренә туры килү-килмәве; техник карап чыгу узу турында документлар булу-булмау тикшерелде. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча бүлекләрнең дәүләт инженер-инспекторлары тарафыннан вазыйфаи затларга 5 күрсәтмә тапшырылды.

Сафин Руслан – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International