Бердәм тест уздыру тәртибе

Хөрмәтле катнашучылар!

Бердәм тест узганда Сезнең түбәндәгеләргә игътибар итүегез сорала:

1) Бердәм тест Татарстан Республикасы дәүләт органнарында вакантлы вазыйфаларны биләүгә һәм кадрлар резервына кертелү хокукына дәгъва белдерүче конкурсантлар өчен, шулай ук квалификация имтиханын һәм аттестация уздырганда үткәрелә.

2. Тест Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты хезмәткәре катнашында Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең (Н.И.Лобачевский ис. фәнни китапханә) компьютерлар сыйныфында уздырыла. 

Үзегез белән шәхес таныклаучы документны алырга онытмагыз, ансыз Сезне бинага кертмәячәкләр!

3. Тест узганда мобиль җайланмалардан, планшетлардан һәм ярдәмче документлардан файдалану тыела. Аталган тыюларны үтәмәгән очракта катнашучылар компьютерлар сыйныфыннан чыгарыла, ә тест нәтиҗәләре исәпкә алынмый.

4. Тест узу өчен 1 мөмкинлек бирелә. Тест 50 сораудан тора. Тест узу вакыты – 1 сәгать.

5. Игътибар итегез: тестта берничә җавап вариантын таләп итүче сораулар да бар.

6. Тест нәтиҗәләре конкурс (аттестация, квалификация) комиссияләре утырышларында исәпкә алына.

 

Тест уздыру системасында сораулардан түбәндәге блоклар бар:

1) дәүләт граждан хезмәте турында законнарны белү турында;

2) коррупциягә каршы көрәш турында законнарны белү турында;

3) конституция законнарын белү турында;

4) рус телен белү турында;

5) мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендәге белемнәр һәм күнекмәләр турында;

6) идарәи компетенцияләрне үстерү дәрәҗәсен бәяләү турында (тестта катнашучы, "Җитәкчеләр" категориясендәге дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва белдерүчеләр (яисә вазыйфаларны биләүчеләр) өчен);

7) дәүләт органының тармак үзенчәлекләрен белү турында. Әлеге сораулар блогы буенча тест узарга әзерләнгәндә Сезгә тиешле закон актларын һәм Сез хезмәт итәргә теләгән дәүләт органы турында нигезләмәне өйрәнергә кирәк.

Соңгы яңарту: 2018 елның 27 сентябре, 17:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International