Петербург трактор заводы дәүләт техник күзәтчелек органнары хезмәткәрләренә үз ишекләрен ачты

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Ленинград өлкәсендә уза торган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашучылар һәм анда катанаша торган Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Петербург трактор заводында булдылар. Кунакларны цехлар буйлап экскурсиягә чакырдылар. Экскурсия вәкилләре трансмиссияләр әзерләгәндә һәм эретеп ябыштыру вакытында кулланыла торган югары технологияле җиһазларны, металлны лазер белән эшкәртүнең роботлаштырылган комплексларын үз күзләре белән күрә алдылар.

Петербург трактор заводы илдә тулы җитештерү циклын гамәлгә ашыручы бердәнбер завод булып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International