Азнакай районы Сарлы авылында физик затларга караган техниканы тикшерү турында

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

2024 елның 23 апрелендә Азнакай муниципаль районы Сарлы авыл җирлеге шәхси хуҗаларының үзйөрешле машиналары һәм тагылмаларына карата техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 10 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булуы тикшерелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган  юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча техниканың сезонлы эшләрне башкаруга әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде. Техник тикшерү дәвам итә.

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International