Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Шәдке авыл җирлегендә техник карау уздырылды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү бара.

   Быелның 6 маенда мондый чара Шәдке авыл җирлегенең Шәдке авылында авыл җирлеге башлыгы Ф.Г.Кадыйров катнашында узды. Техник тикшерүгә 35 берәмлек трактор һәм тагылма тәкъдим ителгән иде. Тикшерү вакытында техниканың техник торышына, тракторчы-машинист таныклыкларына һәм теркәү документларына, дару кирәк-яракларына һәм янгын сүндергечләргә аерым игътибар бирелде. Техника хуҗалары әлеге чарага намус белән әзерләнергә тырышканнар.

   Техниканың техник торышына аерым игътибар бирелеп, тикшерү чараларын уздырганнан соң, техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашындагы  юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде, шулай ук Дәүләт хезмәтләре сайты аша дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

   Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International