Котлыйбыз!

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе коллективы авыл хезмәтчәннәрен, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлый.  

Республикада чираттагы авыл хуҗалыгы циклы уңышлы тәмамланды, һәм бүген, гүзәл алтын көз көннәрендә, без басуларда һәм фермаларда башкарылган эшебезгә йомгак ясыйбыз һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын хөрмәтлибез. Горурланырлык нәрсәләребез күп – республика игенчеләре тагын хезмәт җиңүләренә ирештеләр, барлыгы 5 млн. тонна икмәк җыеп алынды.  

Барыгызга да нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңа хезмәт казанышлары һәм мул уңыш телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International