ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Үз йөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгының 01.12.2016 № 01-06/51-к боерыгы белән Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт мунициципаль районы буенча консультант – баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары вазыйфасына Харисова Ләйсән Фаяз кызы билгеләп куелды.

30 ноябрьдә Балык Бистәсе мунициципаль районының «Кулон–Агро» хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру мәсьәләләре буенча зона семинары уздырылды. 

Семинар эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Үз йөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Балык Бистәсе мунициципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев, якындагы районнардан авыл хуҗалыгы идарәләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. 

2016 елның 24 ноябрендә «РИАН» үзәге» базасында  «А1» категориясендәге тракторист-машинист юлдан читтә йөрерлек мототранспорт чараларын йөртү таныклыгын алу хокукына дәүләт имтиханнары уздырылды.

22 ноябрь көнне Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Татарстан Республикасы Үз йөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча бүлеге делегациясе Краснодар шәһәрендә узган Авыл хуҗалыгы техникасы, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү өчен җайланмалар һәм материалларның халыкара күргәзмәсендә булды.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International