ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 12 маенда Кукмара аграр колледжында «Авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлеге буенча урта һөнәри белем укучыларының Һөнәри осталык буенча республика олимпиадасы уздырылды, анда 15 мәгариф учреждениесе катнашты. 

2017 елның 11 маенда «Барс» ҖЧҖ базасында техник карап чыгу уздырылды. Техник карап чыгуга 14 берәмлек техника тәкъдим ителде. Шулардан 11 берәмлек техник карап чыгуны уңышлы узды, 3 берәмлеккә техник карап чыгу акты төзелде.

2017 елның 4 маеннан физик затларныкы булган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карап чыгу уздыру графигы нигезендә Әгерҗе районы авыл җирлекләрендә техник карап чыгулар уздырыла. 12 майда техник карап чыгулар Уразай һәм Салавыч авылларында барды.

«Бизнеста, дәүләт идарәсендә һәм тормышта коучинг» темасына 2017 елның 17 маенда Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә семинар узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең оештыру-хокукый эш бүлеге башлыгы Ольга Камалиева катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International